Публикации: Хакимова Гулия Габдельфартовна

Об авторе: учитель начальных классов МБОУ «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского района РТ
  1. Татар язучылары
    Дата публикации: 14.05.2015 | Описание

    Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә туа.Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, 3 яшь тә 9 ай булганда әнисе Бибимәмдүдә вафат була.Шуннан соң булачак шагыйрьнең авыр, газаплы тормышы башлана: кулдан-кулга йөрү, ятимлек, фөкыйрьлек, кимсетелүләр.
    Кырлайда нәни Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә бара.Җаек (Уральск) Тукайга белем һәм иҗат дөньясына юл ача.
    Кыска гына гомер эчендә ул балалар һәм зурлар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.
    Г.Тукай 1913 елның 15 апрелендә каты авырудан вафат була.

  2. Сүз төзелеше
    Дата публикации: 13.05.2015 | Описание

    Сүзнең мәгънә белдерә торган, башка мәгънәле кисәкләргә бүленми торган кисәге сүзнең тамыры дип атала.
    Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртүче кушымчалар сүз төрләндергеч кушымчалар дип атала.
    Сүзләрнең лексик мәгънәсен үзгәртүче кушымчалар сүз ясагыч кушымчалар дип атала.
    Бер тамырдан ясалган, лексик мәгънәләре уртак булган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.